Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Хәләл» стандарты комитеты Төркиядә Бөтендөнья хәләл советы конгрессы съездында катнашты
Истанбулда Бөтендөнья хәләл советы Генераль ассамблеясының 19нчы съезды узды. Әлеге чарада 22 илдән делегацияләр катнашты, ә Россияне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты исеменнән Әхмәт Кыргызбеков тәкъдим итте, дип яза ТР Диния нәзарәте.
Әхмәт Кыргызбеков форумда катнашучыларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Комитет рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников исеменнән сәламләде. GIMDES (хәләл азык-төлекне сертификацияләү буенча төрек оешмасы) президенты Хөсәен Буюкозерга ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан чыгарылган Изге Коръән мүсхәфе һәм истәлекле тәңкә, шулай ук Комитет нәшер иткән әдәбият бүләк ителде.
Съезд барышында дөньякүләм хәләл-индустриясе үсеше мөмкинлекләре, тагын да нәтиҗәлерәк эшләү өчен Советның барлык әгъзаларын берләштерү һәм үзара тану мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Берничә шәригать мәсьәләсе каралды, алар буенча фәтвалар расланды. Совет бу басмаларны хәләл һәм харам буенча бердәм кулланмага берләштерү максатыннан сертификация органнары тарафыннан нәшер ителгән әдәбият белән уртаклашу тәкъдиме белән чыгыш ясады, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз