news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хакимият БРИКС саммиты вакытында иске машинада йөрүне тыю турында мәгълүматны кире какты

Хакимият БРИКС саммиты вакытында иске машинада йөрүне тыю турында мәгълүматны кире какты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан хакимияте БРИКС саммитын уздыру көннәрендә Казанда ниндидер аерым төр машиналар хәрәкәт итүгә чикләүләр кертмәде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чараларында шәһәрдә иске автомобильләрдә йөрүне тыю турында расланмаган мәгълүмат пәйда булды.

«Кичә республика Министрлар Кабинетында брифинг булды, анда оператив штаб җитәкчелеге шәһәрдә Брикс саммитын уздыру көннәрендә кертеләчәк барлык вакытлыча чикләүләре турында җентекләп сөйләде. «Иске» шәхси транспортта йөрүне тыю турында бернинди карар да кабул ителмәде. Чикләүләр турында барлык рәсми мәгълүмат республика Хөкүмәте һәм Казан шәһәре мэриясе рәсми ресурсларында урнаштырылган. Уздырылачак чараның мөһимлеген исәпкә алып, рәсми мәгълүматка таянырга чакырабыз», – диде Галимова.

БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100