news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хакасиядә беренче тапкыр Тинчурин театрының Зур гастрольләре узачак

Абакан шәһәре тамашачыларына дүрт спектакль тәкъдим ителәчәк.

25-27 апрельдә «Зур гастрольләр» төбәкара программасы кысаларында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Абакан шәһәрендә (Хакасия республикасы) гастрольләре узачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театрында 25 апрельдә 18.30 сәгатьтә тамашачылар «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» музыкаль комедиясен (авторы – Т.Миңнуллин, режиссеры – Р.Гарипова) күрә алачак. 26 апрельдә 11.00 һәм 13.00 сәгатьләрдә «Тылсымлы арена» әкияте (авторы – Ш.Фәрхетдинов, режиссеры – К.Гатауллин) тәкъдим ителәчәк. 26 апрельдә 18.30 сәгатьтә – «Беренче театр» комедиясе (авторы – Г.Камал, режиссеры – И.Гарифуллин), 27 апрельдә 17.00 сәгатьтә «Ашина» мистик драмасы (авторы – Р.Зәйдулла, режиссеры – И.Казакбаев) күрсәтеләчәк.

Искәртеп узыйк, 5-7 апрельдә Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театрының Зур гастрольләре үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot