news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хакасиядә аномаль салкыннар аркасында рельс шартлаган, алты йөк составы тоткарланган

Хакасиядә аномаль салкыннар аркасында Аскиз районында Нанхчул – Бискамжа юлында тимер юлның зарарлануына китергән. Бу хакта төбәк башлыгы урынбасары Дмитрий Бученик хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, рельс салкын һава торышы аркасында шартлаган, бу участокта хәрәкәтнең тулысынча тукталуына китергән. Нәтиҗәдә алты йөк составы тоткарланган.

Хәзер белгечләр юлны торгызу белән шөгыльләнә. Экстремаль һава шартлары саклана: гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген Хакасиядә минус 45 градуска кадәр суык булуы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot