news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хакас теленнән диктант язучылар ике тапкырга кимегән

Хакас теленнән диктант язучылар ике тапкырга кимегән
Фото: nbdrx.ru

Хакасиядә хакас теленнән диктантны 400 кеше язган. 6 ел элек, хакас теленнән диктант яза башлаганда, акциядә 800 кеше катнашкан булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Николай Доможаков исемендәге Милли китапханә директоры урынбасары Ирина Ермолаева хәбәр итте.

«Диктант алтынчы тапкыр, хакас теле көне билгеләп үткәрелә башлаганнан бирле уза. Бу Милли китапханә идеясе иде. Ул бөтен республикада уза. Аның максаты – хакас телен саклау һәм популярлаштыру. Безнең китапханәдә 80 кеше язды, республикада 400гә якын язды. Гадәттә мәктәп укучылары, студентлар катнаша», – диде Ирина Ермолаева.

«Тӧреен тiлiм – хакас тiлiм! = Я люблю родной язык!» дигән шигарь белән үткәрелгән бердәм республика диктанты хакас теле көненә багышланган. Ул Хакасиянең китапханәләрендә үткәрелгән, төп мәйданчык – Абакандагы Милли китапханә. Милли китапханәдә диктантны Хакасиянең атказанган укытучысы, филология фәннәре кандидаты, Хакасия дәүләт университетының хакас филологиясе кафедрасы доценты Лариса Чебодаева укыган. Ул хакас теле турында фәнни хезмәтләр һәм әдәби әсәрләр авторы.

6 ел элек беренче тапкыр диктант язуда 800 кеше катнашкан булган. Катнашучылар саны кимүен Ирина Ермолаева төрле диктантларның артуы сәбәпле популярлыкның кимүе һәм пандемия вакытында диктантның онлайн үткәрелүе белән аңлатты.

Диктантны язуда катнашкан иң өлкән кеше – хакас язучысы, шагыйре Галина Казачинова, аңа 81 яшь. Иң яшь кешегә 14 яшь булган. Ирина Ермолаева әйтүенчә, диктант язу өчен хакас язучысы Николай Доможаков (1916-1976) әсәрләреннән өзек кулланыла. язганнар. Башлыча хакас милләте кешеләре яза, телне белгән руслар да яза, диде ул.

Хакас диатантын язган иң өлкән кеше – хакас язучысы Галина Казачинова

Фото: © Хакасия Милли китапханә сайтыннан

«Хакас телен ни дәрәҗәдә беләләр», дигән сорауга җавап бирергә Ирина Ермолаева авырсынды. «Елдан ел диктант нәтиҗәләре яхшыра бара. Минемчә, алар әзерләнәләр», – диде ул.

  • Хакаслар – Хакасиянең төп халкы, алар үзләрен хакастар дип тә, тадарлар дип тә атый, шулай ук Абакан (Енисей) татарлары дигән атама да бар. 2010 елгы җанисәптә 72,9 мең хакас исәпләнгән, 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, Россиядә 61,3 мең хакас яши. Аларның 29 меңе туган теле дип хакас телен күрсәткән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100