Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хайваннар, үсемлекләр һәм эшчеләр өчен иң яхшы шартлар: Казан зоопаркы ничек яңарачак?
Быел Казан зооботаника бакчасының тарихи өлешендә реконструкцияләү эшләре башланачак.
Казан зоопаркының яңа директоры Асия Гыйззәтуллина «Татар-информ»га территориянең иске өлешен яңарту планнары турында сөйләде.
«Балачакта мине безнең зоопаркка алып киләләр иде»
Якынча бер ай элек Казан зооботаника бакчасына яңа директор билгеләнде. Бу вазифага Асия Гыйззәтуллина сайланды. Моңарчы ул ун елга якын Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә эшләде: башта парк-менеджер, аннары арт-директор һәм директор урынбасары булды. Хәзер аның тәҗрибәсе зооботаника бакчасының тарихи өлешен реконструкцияләгәндә кулланылачак. Зоопаркның аерым объектларына 200 елдан артык.
«Балачакта зоопаркка алып киләләр иде. Шәһәр буйлап йөрергә дә бик ярата идем, шуңа күрә мин Казаныбызны бик яхшы беләм. Озак вакыт Парклар һәм скверлар дирекциясендә эшләдем. Казанның җәмәгать киңлекләрен үстерү өчен кирәк булган белемнәрем зооботаника бакчасы өчен дә файдалы булыр, дип уйлыйм», – дип сөйләде Асия Гыйззәтуллина.
Казан зооботаника бакчасының яңа директоры Асия Гыйззәтуллина моңарчы ун елга якын Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә эшләде
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
«Проектны әзерләгәндә зоологлар, ботаниклар һәм тарихчылар белән киңәшләшәчәкбез»
Зооботаника бакчасының иске өлеше инде бик күптәннән реконструкциягә мохтаҗ иде. Яңа директор килү белән, ниһаять, үзгәрешләр дә башланды. Бу эшне Татарстан Республикасы Рәисе, Казан мэриясе һәм шәхси инвестор башлап җибәрде.
«Реконструкция вакытында зооботаника бакчасының хәзерге барлык функцияләре (шул исәптән фәнни һәм тарихи) сакланачак. Хайваннар, оранжереядагы үсемлекләр һәм монда эшләүче хезмәткәрләр өчен иң яхшы шартлар булдырылачак – алар моңа лаек», – ди зоопарк директоры.
Оранжереядагы кайбер үсемлекләр, мәсәлән, трахикарпус пальмалары, биредә зообакча нигезләнгәннән бирле үсә. Аларны реконструкция вакытында саклап калачаклар.
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Проект җәй азагына – көз башына әзер булырга тиеш дип планлаштырыла.
«Җәй дәвамында зоологлар һәм ботаниклар белән киңәшләшеп эшләячәкбез. Шулай ук тарихчыларның фикерен ишетү дә мөһим булачак, чөнки территориядә ике тарихи объект – Фукс йорты һәм XIX гасыр оранжереясе урнашкан», – дип сөйләде Асия Гыйззәтуллина.
Реконструкция дәүләт һәм шәхси партнер акчаларына алып барылачак. Бюджет проект расланганнан соң билгеле булачак. Яңа хайваннар барлыкка киләчәкме-юкмы һәм иске өлештә яшәүчеләрнең берәрсенә яңа зоопаркка күчәргә туры киләчәкме-юкмы икәне дә әлегә билгесез.
Территориядә ике тарихи объект — Фукс йорты һәм XIX гасыр оранжереясе урнашкан
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
«Казан зоопаркында бер елда 194 хайван баласы туды»
Оранжереядагы кайбер үсемлекләр, мәсәлән, трахикарпус пальмалары, биредә зооботаника бакчасы нигезләнгәннән бирле үсә. Аларны реконструкция вакытында саклап калачаклар.
«Алар 1831 елдан бирле үсә. Бу пальмалар Гражданнар сугышын да, Бөек Ватан сугышын да кичергән. Бу бик кыйммәтле төр түгел, көньякта алар бик күп үсә. Әмма мондагы пальмаларны саклап калу өчен ботаника бүлеге хезмәткәрләре бик күп көч куйган. Шуның белән алар уникаль», – дип сөйләде Асия Гыйззәтуллина.
Зооботаника бакчасында бер елда 194 хайван баласы туган
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Оранжереядагы күп кенә үсемлекләр күчерелә торган – реконструкция вакытында аларны алып чыгачаклар, ә аннары үз урыннарына кайтарачаклар.
Шул ук вакытта зообакча гадәти тормыш белән яшәвен дәвам итә: «Река Замбези» өлешендә һәм зоопаркның иске ягында бер елда 194 хайван баласы туган. Алар арасында ак башлы гриф кошы, балобан лачыны, мәчесыман лемур, Бразза мартышкасы, Брюс даманы, Чапман зебрасы, гуанако һәм личи булган.
Александр Малев зоопаркта яшәүче һәр хайванның холкын, күпме һәм нәрсә ашавын яхшы белә
Фото: © «Татар-информ»
«Фил көненә 100 кг азык ашый, ә крокодил – иң аз ашаучы»
Зоопаркта яңа туган кошлар арасында өч балобан лачыны да бар. Аларны үрчетү – Татарстанда Идел-Кама балобан лачыннары популяциясен торгызу фәнни программасының бер өлеше. Бу хакта безгә зооботаника бакчасының элекке директоры, хәзерге директорның ветеринария өлеше буенча урынбасары Александр Малев сөйләде.
«Бу эшне без Экология министрлыгы, КФУ, Раифа тыюлыгы, СИБУР һәм Чаповскийлар фонды белән берлектә алып барабыз. Июньдә кошларны кыргый табигатькә – Кама Тамагы һәм Раифа тыюлыгы территориясенә җибәрәчәкбез. Элек без табигатькә чыгарылган яңа кошларның кайда булуын күзәтми идек. Быелдан лачыннарга трекерлар эләбез, спутник аша аларның кайда очуын күзәтеп булачак», – дип аңлатты ул.
Александр Малев зоопаркта яшәүче һәр хайванның холкын, күпме һәм нәрсә ашавын яхшы белә.
Крокодиллар атнага бер тапкыр гына ашый
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
«Кайвакыт безгә иганәчеләр килә һәм нинди дә булса хайванны ашатуны финансларга тәкъдим итә. Күп очракта алар безнең Филимон исемле филне опекага алырга тели. Әмма аны ашату ничә сумга төшкәнен белгәч, баш тарталар. Ул көненә 100 килограммнан артык азык ашый – бу печән, ботаклар, яшелчә һәм җимешләр. Аның хәтта азык-төлек өчен аерым суыткычы да бар», – дип көлә ул.
Александр Малев әйтүенчә, иң аз ашаучылар – крокодиллар. Алар атнага бер тапкыр гына ашый икән.
«Кайбер хайваннар без бирә алмый торган продуктлар ашый. Үзгәртеп кору елларында, мин зоопарк директоры булып эшләгәндә, кешеләр приматларга банан ашатуыбызга аптырый иде. Ул вакытта банан күпләр өчен бик затлы җимеш иде. Әмма бик кыйммәткә төшсә дә, без хайваннарны тиешенчә ашатырга тиеш», – дип елмая ул.
Казан зоопаркындагы иң өлкән хайван – Захарья исемле бегемот. Аңа 43 яшь.
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»
«Бегемот сусыз салкын вагонда ята иде...»
Казан зоопаркындагы иң өлкән хайван – Захарья исемле бегемот. Аңа 43 яшь. Моңа кадәр иң озак яшәгән хайван зоопаркта 35 ел торган Кучум исемле аю булган.
«Ул Советлар Союзында 1982 елның 10 декабрендә Рига зоопаркында туган. Ике елдан соң аны Краснодар күчмә циркына тапшырганнар. Ул унике ел буе Россия шәһәрләре буйлап гастрольләрдә йөргән. Безгә ул 1994 елның 18 февралендә килде. Мин бу көнне бик яхшы хәтерлим», – дип сөйли Малев.
Кышын Казанга күчмә зоопарк килгән. Вагон Химиклар мәдәният йорты янында тукталган. Ул вакытта урамда -24 градус салкын булган.
«Мин вагонда суыктан кызарып беткән бегемотны күреп алдым. Вагонда җылылык та, су да юк иде. Минем ул вакытта Арктикадан экспедициядән кайткан чагым иде. Бегемотларның тиресе бик калын, аны гел чылатып торырга кирәк, чөнки ул ярыла башлый. Ничек сусыз тора соң ул, дип сорадым зоопарк хезмәткәрләреннән. Алар аны май белән сылыйбыз, дип җавап бирделәр», – дип сөйли Александр Малев.
Ул вакытта Казан зоопаркы Карлсон исемле бегемотны югалтуны кичергән булган. Аның вольеры буш калган. Малев Захарьяны бик кызганган һәм үзләренә алырга булган.
Зоопаркның элеккеге директоры бегемотны бик нык кызганган һәм үзләренә алып кайтып киткән
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»
«Ул ике атна судан чыкмады – күчмә зоопаркка кире илтәрләр, дип курыккандыр инде»
Александр Малев хайванны ничек зоопаркка алып килгәнен дә искә алды.
«Бегемотны гуанако ламасына алыштырырга тәкъдим иттем. Ризалаштылар. Шулай итеп мин Захарьяны үзебезгә алып кайтып киттем. Юлга чыктым, япма тентлы «КамАЗ» машинасын туктаттым. Бегемотны чакыргач, ул мин күрсәткән җиргә килде. Ул мине белми иде, тик барысын да аңлады. Алар акылсыз хайваннар түгел», – ди ул.
Зоопаркка кайтып җиткәч шулай ук чакырып чыгардым. Суны күргәч, шунда ук суга сикерде. Ул миңа хәтта елмайгандай булды. Ул аннары ике атна судан чыкмады – күрәсең, күчмә зоопаркка кире илтәрләр, дип курыккандыр инде», – дип искә ала ул.
Зоопарк территориясендә хәзерге вакытта коңгырт аюлар, селәүсеннәр, ламалар, боланнар, зубрлар һәм башка хайваннар яши
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»
Шулай итеп, ике тонналы бегемот үзенең яңа йортын тапкан. Хәзерге вакытта Захарья Россия зоопаркларында яшәүче иң карт бегемот санала. Кыргый табигатьтә бу хайван бик сирәк очракта гына 40 яшькә кадәр яши. Димәк, Казан зообакчасында аны чыннан да бик яхшы карыйлар, дигән сүз.
Иске зоопарк территориясендә хәзерге вакытта коңгырт аюлар, селәүсеннәр, ламалар, боланнар, зубрлар һәм башка хайваннар яши. Моннан тыш, биредә флораның төрле вәкилләрен дә күрергә мөмкин.
Елена Фенина, «Татар-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз