news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәйруллин 30 августта Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк ачылышын раслады

Хәйруллин 30 августта Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк ачылышын раслады
Владимир Васильев фотосы

Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин үзенең Телеграм-каналында Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк ачылу турында хәбәр итте.

«30 августта Татарстанның барлык IT-комьюнитисы өчен мөһим вакыйга булачак - яңа ИТ-парк ачылышы, аның гомуми мәйданы 49 700 кв.м тәшкил итә», - дип язган министр.

Яңа паркта «резидентлар өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр, тагын да күбрәк мәйданчыклар һәм юнәлешләр, бөтенләй яңа идеяләр» булачак, диелә хәбәрдә.

«Серне ачабыз һәм технопаркта киберарена, криптополигон, яңа зур Балалар ИТ-паркы, 108 эш урынына исәпләнгән тәүлек буе эшли торган коворкинг, Кабан күле күренеп тора торган стильле сөйләшү бүлмәләре, стартап-хаб, 600 кешелек конференция заллары, фудзона булачак. 

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан үзәгендә элеккеге «Спартак» фабрикасы урынына, Спартак һәм Сәлимҗанов урамнары арасында төзелгән яңа IT-парк быел Татарстанда иң зур төзелеш проектларының берсе.

Парк ике блоктан тора. Беренчесе «Спартак» фабрикасы бинасын реновацияләүне күздә тота, икенчесе - 3-5 катта яңа корпус төзүне.

Блоклар тоташтырылачак, ә алар арасында амфитеатр элементлары булган иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк. Анда казанлылар һәм шәһәр кунаклары йөри алачак.

Проектның бәясе 4 млрд сум дип бәяләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100