news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәйрияче Рөстәм Гатин ике баланы дәвалау өчен Лисичанскидан Чаллыга алып кайткан

Хәйрияче Рөстәм Гатин  ике баланы дәвалау өчен Лисичанскидан Чаллыга алып кайткан
Фото: http://shahrichalli.ru/

Чаллы эшмәкәре, хәйрияче Рөстәм Гатин Лисичанскидан чираттагы ялга кайтты. «Безнең балалар. Лисичанск-Яр Чаллы» проекты кысаларында аларга тиешле медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Искәртик, ул анда авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итә. Кыр кухнясында ризык пешереп тарата, Чаллыдан җибәрелгән гуманитар ярдәмне ияләренә тапшыра.

«Малайлар әниләре белән «Жемчужина» шифаханәсендә, аларга җитди диагнозлар куелды. Берсенең авариядән соң сәламәтлеге какшаган, икенчесендә - аутизм.

«Безнең балалар. Лисичанск - Чаллы» проектыбыз дуслары, «Реацентр», «Чудо дети» табиблары карагач, аларга тиешле дәвалану курслары билгеләнәчәк. Проект кысаларында барлыгы 12 баланы алып кайттык. Аларның 10сы тиешле дәваланулар үтте. Бер кыз хәтта аягына басып йөри башлады», - ди Рөстәм Гатин.

Шунысы мәгълүм, малайларның берсе күптән түгел көчле атышлар булган җирлектән.

news_right_1
news_right_2
news_bot