news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәйрияче Нурия Хәнәфинаның шәхси әйберләрен «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә тапшырдылар

Хәйрияче Нурия Хәнәфинаның шәхси әйберләрен «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә тапшырдылар
Фото: © "Татар-информ", Ләйсән Хафизова

Танылган хәйрияче Нурия апа Хәнәфинаның шәхси әйберләрен «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә тапшырдылар. «Мөхәммәдия» мөгаллиме, Апанай мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров туганының кадерле ядкарьләрен музейга бирде.

Алар арасында ак яулык, баш киеме, тез башларын җылыта торган йон оекбашлар, инде дисбеләре ялтырап беткән тәсбихләр, читек, төймәле телефон, дәүләт бүләкләре турында таныклыклар һәм башкалар бар.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җиткәчесе урынбасары, мөгаллим Зөлфәт хәзрәт Габдуллин Нурия апаның изгелекләрен искә алды. «1997 елдан башлап мәдрәсәдә Нурия апа эшли, ул үзен тулысынча мәдрәсәгә багышлый. Берничә буын Нурия апа белән үсә. Ризыкны Аллаһ Тәгалә бирә, ләкин шәкертләр өчен мөһим булган туклану процессын Нурия апа оештыра», – диде ул.

Хәзрәт сүзләренчә, 30 ел элек тә, хәзер дә шәкертләр ашханәгә йөгерә – бу һәрчак шулай булды. Аш вакыты җитә башлагач, алар ишек янында көтә, һәркем үз вакытын белә – чөнки һәркемнең ашыйсы килә. Ашказаны буш булса, баш эшләми. Шуңа күрә белем бирү процессында туклану бик мөһим, диде ул.

«Кемдер ашата дип әйтергә кирәкми, ризык – Аллаһтан. Ләкин оештыру – бик катлаулы процесс. Нурия апа безнең шәкертләрне тукландыруны оештырды. Ул озак еллар эшләде, үзен мәдрәсәгә багышлады. Без оештырган музейга һәркем үз өлешен кертә ала. Әлеге чара музейга тарихи әйберләрне тапшыру өчен оештырылды», - диде Зөлфәт хәзрәт.

  • Тулырак «Интертат»та укыгыз: Нурия апа истәлеге «Мөхәммәдия»гә кайтты: «Үзегезне кешеләргә файда китерүгә багышлагыз»
news_right_1
news_right_2
news_bot