news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәйдәр Сафиуллин Чувашиядә татар төбәкчеләре клубы оештырырга ниятли

Чувашия татарларының тарихы өйрәнелмәгәне, авыллар тарихы язылмаганы ачыкланган.

Хәйдәр Сафиуллин Чувашиядә татар төбәкчеләре клубы оештырырга ниятли
Фото: © «Татар-информ», Рифат Каюмов

Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин татар төбәкчеләре клубы оештырырга ниятли.

"Соңгы арада тарих белән ныклап кызыксына башладым. Чувашия татарларының тарихы өйрәнелмәгәне ачыкланды. Халык үз авылларының килеп чыгышын белми. Авыллар тарихы язылмаган. Бу эшне башлап җибәрергә кирәк. Моның өчен татар төбәкчеләре клубы оештырырга ниятлим", - диде Хәйдәр Сафиуллин "Югары һәм Урта Идел буе татарлары тарихында һәм мәдәниятендә ислам" темасына Чабаксарда оештырылган төбәкара фәнни-гамәли конференциядә.

Хәйдәр Сафиуллин күрше төбәкләрдә - Ульян, Түбән Новгород өлкәләрендә татар авылларының тарихы язылганын белдерде.

Бүген Чабаксарда "Югары һәм Урта Идел буе татарлары тарихында һәм мәдәниятендә ислам" темасына төбәкара фәнни-гамәли конференция уза. Конференциядә Чувашия, Марий Эл республикаларының, Түбән Новгород, Ульян өлкәләренең татар милли-мәдәни оешмалары рәисләре, Казан, Чабаксар, Мәскәү галимнәре һәм дини оешмаларның җитәкчеләре, Чувашиянең мәдәният министры урынбасары Георгий Богуславский һәм башкалар катнаша.

Фото: © Рифат Каюмов

Конференцияне Россия мөселманнары Диния нәзарәте Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм Чувашия мөселманнарының Диния нәзарәте белән берлектә оештырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100