news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәйдәр Гыйльфанов: Рәсми рәвештә 50 мең татарны югалтуның бер сәбәбе - безнең мәнсезлек

Хәйдәр Гыйльфанов: Рәсми рәвештә 50 мең татарны югалтуның бер сәбәбе - безнең мәнсезлек
Гөлүзә Ибраһимова

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов җанисәп нәтиҗәсендә татарлар кимүенең сәбәпләрен әйтте.

«Без 50 мең татарны рәсми рәвештә югалттык. Сәбәбе, беренчедән, үзебезнең мәнсезлек, икенчедән, дәүләтнең салкын карашы», - диде ул «Татмедиа»дан Екатеринбургка килгән журналистлар делегациясенә.

Аның фикеренчә, җанисәпне оештыру тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган.

«Мин башка елларда булган җанисәпләр белән чагыштыра алам. Безгә халык исәбен алучы керә иде, хәзер танышларның күбесенә кермәгәннәр. Мин үзем сайт аша уздым. Миңа калса, дәүләтнең үзендә кемнәр яшәгәнен беләсе килми», - ди ул.

Ул җанисәпне оештыру һәм уздыру буенча авылларда проблемалар булмавын әйтте.

«Безнең җитешсезлек булды. Үзебезнең халык исәбен алучыларны билгелисе булган. Авыллар буенча проблемалар булмады, әмма шәһәрләр буенча алай әйтеп булмый. Без шәһәрдә кырыкка якын чара үткәрдек, әмма зур шәһәр эчендә алар эреп югала кебек», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100