news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәйдәр Бигичевның тууына 75 ел тулу уңаеннан «Тоска» операсы күрсәтелә

Хәйдәр Бигичевның тууына 75 ел тулу уңаеннан «Тоска» операсы күрсәтелә
фото: "Татар-информ" архивы

Күренекле татар җырчысы, Тукай премиясе лауреаты, ТАССРның халык, Россиянең атказанган артисты Хәйдәр Бигичевның истәлегенә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры Дж. Пуччининың «Тоска» операсын күрсәтә.

«Быел июнь аенда күренекле җырчыга 75 яшь тулган булыр иде», – дип искәртә тетарның матбугат үзәге.

  • Хәйдәр Бигичев Опера театрында 1977 елда Казан дәүләт консерваториясендә укыганда ук эшли башлаган. Аның дебюты композитор Хөснулла Вәлиуллинның «Самат» операсында Самат партиясе булган. 21 ел эчендә дөньякүләм спектакльләр белән бергә, татар әсәрләрендә - Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсында Җик Мәргән партиясен, «Җәлил» операсында Җәлил партиясен, Бату Мулюковның «Кара йөзләр» операсында Закир партиясен, Салих Сәйдәшевның «Наёмщик» музыкаль драмасында Батырҗан ролен башкарган.
  • Җырчының иҗат биографиясендә «Тоска» операсында Каварадосси партиясе дә бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot