Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Хаҗи әфәнде өйләнә»: Шәриф Камалның балетка әйләнми калган пьесасы тарихы
Татар китабы йортында Шәриф Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» пьесасына багышланган күргәзмә эшли башлады. Биредә әсәргә бәйле документлар, аның караламалары һәм төрле елларда Хаҗи әфәндене уйнаган актерларның фотолары урын алган. Үзенчәлекле күргәзмә турында тулырак – «Татар-информ» язмасында.
Казандагы Татар китабы йортында Шәриф Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» пьесасына багышланган күргәзмә ачылды. «Хаҗи әфәнде өйләнә» – Шәриф Камалның сәхнәгә куелган беренче һәм бердәнбер комедиясе. Ул 1915 елда языла һәм беренче тапкыр шул ук елның ноябрендә Оренбургта уйнала. Соңыннан спектакль дистәләгән тапкыр Казан һәм Уфа сәхнәләрендә куела, халык һәм үзешчән театрлар тарафыннан яратып уйнала. Режиссер Ширияздан Сарымсаков 1944 елда сәхнәләштергән спектакль иң уңышлысы дип санала.
Пьеса тарихы турында тулырак күргәзмә ачылышында Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин сөйләде.
«Беренче Хаҗи әфәндене актер Габдрахман Мангушев уйнаган. Әлеге күргәзмәдә Хаҗи әфәнде образын гәүдәләндергән артистларның фотоларын күрергә була», – дип искәртте ул.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
1917 елда пьеса Казанда «Сәйяр» труппасы тарафыннан сәхнәләштерелә. Анда Габдулла Кариев һәм әлеге труппаның башка асыл затлары катнашкан зур премьера була.
«Истәлекләрдән билгеле булганча, әлеге спектакль куелганнан соң аны халык ярата, ләкин тәнкыйтьчеләр бик өнәп бетерми. Ул һәрвакыт шулай булгандыр – бер яктан бик гади, җиңел әсәр, шуңа кайберәүләрдә – «Ә нишләп ул унар тапкыр куелган?», – дигән сорау да тугандыр. Бу – безнең өчен дә бер сер. Әлеге комедия Шәриф Камалны халыкка бик нык якынайткан, аны билгеле иткән әсәр, ул «Акчарлаклар»га караганда да популяррак булгандыр», – дип сөйләде Айдар Шәйхин.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Күргәзмәдә пьесаның төрле вариантлары, караламалары һәм кулъязмалары тәкъдим ителгән.
«Асылда, һәрбер постановкага бераз гына үзгәрешләр кертеп куелган. Биредә әсәрнең 1921 еллар тирәсендә язылган кулъязмасы бар, аның өстенә цензорның рөхсәтнамәсе куелган. Ул вакытта Петроградта туган телләр, мәгариф һәм мәдәният белән шөгыльләнгән бүлектән рөхсәт алынган. Димәк, «Хаҗи әфәнде өйләнә» пьесасы Петроградта да куелган булып чыга. Бу факт моңа кадәр билгеле түгел иде», – диде Айдар Шәйхин.
1927 елда спектакль Оренбургта башка исем – «Хаҗи баба өйләнә» исеме астында тәкъдим ителә. Бу хәйрия спектакле була, аннан кергән табышны ярлылар оешмасына тапшыралар.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Күргәзмәнең иң үзенчәлекле өлеше – пьесаның балетка әверелү тарихы. 1936 елда хореограф Гай Таһиров Мәскәүдә укыган чагында «Хаҗи әфәнде өйләнә» исеме белән беренче татар балетын иҗат итәргә ниятләгән була, ләкин әлеге хыял тормышка ашмый.
«1936 елда хореограф Гай Таһиров либретто яза башлый, ләкин әлеге проект планда гына кала. Күргәзмәдә либреттоның бер караламасы тәкъдим ителә. Әлеге язулар Милли музей фондларында саклана. Шулай ук Шәриф Камал белән Гай Таһировның балет мәсьәләсе буенча язышкан хатлары да бар, шунда ук аның әлеге идеягә зур игътибар белән караганын күрә алабыз. Хәтта Мәскәүдәге татар сәнгате декадасына әзерләнгән вакытта балет мәсьәләсе күтәрелгәч, Гай Таһиров: «Әйдәгез, «Хаҗи әфәнде өйләнә»не куябыз», – дип тәкъдим иткән була, ләкин бу фикер кабул ителми. Шулай итеп, татар мәдәнияте тарихында беренче булырга тиешле балет куелмый кала», – дип сөйләде ул.
Хәзерге вакытта Татарстан театрлары репертуарында Шәриф Камал пьесалары буенча сәхнәләштерелгән спектакльләр юк. Соңгы тапкыр «Хаҗи әфәнде өйләнә» ике ел элек Уфаның «Нур» театрында уйналган, ләкин бүген ул репертуардан алынган.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз