news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хаҗда Татарстан мөселманнарын табиблар озатып йөриячәк

Хаҗда Татарстан мөселманнарын табиблар озатып йөриячәк
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Хөкүмәте хаҗга баручы республика мөселманнарын медицина персоналы белән тәэмин итәчәк. «ТР мөселманнары Диния нәзарәте Хаҗ» операторы генераль директоры Ранис Вахитов шулай дип белдерде. Бу хакта «Миллиард.Татар» басмасы хәбәр итә.

Вахитов сүзләренчә, ел саен Татарстан хаҗиларын төрле белгечлеккә ия 20 табиб озата бара. Алар арасында терапевт, эндокринолог, гинеколог һ.б. белгечләр бар. Шул ук вакытта, кунакханәләрдә һәм палаткалардан торган Мина шәһәрендә күпсанлы дарулар белән тәэмин ителгән медпунктлар урнашкан.

«ТР мөселманнары Диния нәзарәте Хаҗ» директоры шулай ук табибларның, гадәттә, Россия хаҗилары арасында салкын тидереп авыручылар белән очрашуын искәртте. Кешеләр еш кына эсседән кондиционерлы бүлмәгә кергәч авырып китә.

Элегрәк хаҗга документлар тапшыру вакытының 15 апрельгә кадәр озайтылуы турында билгеле булган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot