Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Хәбиров «Бөтен Россия» форумында Башкортстанда матбугат киосклары ябылу сәбәбен аңлатты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Матбугат киоскларының кимүе, гаммәви мәгълүмат чараларын үстерү һәм Татарстан журналистлары белән хезмәттәшлек – Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның «Бөтен Россия» медиафорумындагы чыгышының төп темалары шулар булды. Форум Сочида уза.
«Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова кунакның игътибарын Башкортстанда соңгы бер елда гына да 185 матбугат тарату киоскы ябылуына юнәлтте. Нәтиҗәдә, күп миллионлы республикада бары тик 61 шундый объект калган.
«Мин коллегаларыбызга, журналистларга һәрвакыт әйтеп киләм: без дә алга таба хәрәкәт итәргә – бүген бара торган вакыйгалар, күренешләр һәм тормыш үзәгендә кайнарга, борынгылыктан баш тартырга һәм моның кызыклы булуы өчен тырышырга тиеш. Бу барысына да: мәгълүмати сәясәткә дә, газета-журналларны китерү алымына да, барлык процессларга да кагыла», - диде ул әлеге сорауга җавап биреп.
Моннан тыш, республика Башлыгы Татарстан белән Башкортстан журналистларының хезмәттәшлегенә уңай бәя бирде һәм өлешчә мобилизация үткәрү чорында күрсәтелгән ярдәм өчен ТР җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстанда хәрби частьләр юк, шуңа күрә мобилизацияләнгән гражданнар хәрби әзерлекне башка төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда узган.
«Әлеге субъектларның башлыклары – мин Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов белән шәхсән сөйләштем – килгән һәркемгә аерым игътибар күрсәтте», - дип искәртте ул.
Видео: «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз