Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Хәбиров Башкортстанда Мортаза Рәхимовның истәлеген мәңгеләштерү турында сөйләде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бүген Уфада мөселман зиратында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, республиканың беренче җитәкчесенең хатыны Луиза Рәхимова һәм башкалар Башкортстанның Беренче президенты Мортаза Рәхимовның туган көнендә аның каберенә чәчәкләр салды.
Хәбиров шулай ук төбәк хакимиятенең Рәхимов турындагы истәлекне мәңгеләштерергә җыенуы турында сөйләде. Шулай итеп, аның исемен Башкортстан дәүләт хезмәте академиясенә бирү планлаштырыла. Моннан тыш, учреждение территориясендә Мортаза Рәхимовка һәйкәл куелачак, ә Уфада яңа урамнарның берсенә аның исеме биреләчәк.
«Без Башкортстан дәүләт хезмәте академиясен Мортаза Рәхимов исемендәге Башкорт дәүләт хезмәте академиясенә үзгәртергә тәкъдим итәбез. Бу бик символик һәм дөрес, чөнки нәкъ менә ул яшь республиканың идарә системасын формалаштырган. Нәкъ менә ул Дәүләт җыенының иҗтимагый-сәяси үзәгендә мөһим карар - суверенитет турында декларация кабул итте һәм президент буларак ант бирде. Без шул урында һәйкәл куярга планлаштырабыз», - диде Хәбиров. Бу турыда «Башинформ» яза.
Ул киләсе атна башында шул хактагы карарны имзаларга вәгъдә итте.
Луиза Рәхимова республика хакимиятенә кабул ителгән карарлар өчен рәхмәт белдерде. «Үз исеме булган теләсә нинди урамның исемен үзгәртү зур чыгымнар таләп итә һәм анда яшәүче халыкка уңайсызлыклар китерә. Сезгә ярдәмегез өчен зур рәхмәт һәм Башкортстанда яшәүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә, алар минем белән бергә кайгырды һәм кайгы уртаклашу сүзләре белдерде», - диде ул.
Искәртик, Рәхимов 11 гыйнварда 88 яшендә вафат булды. 13 гыйнварда Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка сәясәтчеләр аның белән хушлашу мәрасимендә катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз