Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хәбиб Нурмагомедов Әлмәт мәчетендә булды
Бүген Россия көрәшчесе, җиңел үлчәүдәге элеккеге UFC чемпионы Хәбиб Нурмагомедов Әлмәт үзәк мәчетендә булды. Ул биредә мәдрәсәдә укучылар белән очрашты. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Ул очрашу вакытында иман көче, өлкәннәргә карата хөрмәт һәм традицияләрнең мөһимлеге турында сөйләде. Көрәшче әти-әнисе турында искә алды. Ул төп укытучысы булган әтисе һәм һәрвакыт аңа ышанган һәм ярдәм иткән әнисе турында зур хөрмәт белән сөйләде», - диелә хәбәрдә.
Хәбиб Нурмагомедов UFC тарихында иң яхшы көрәшчеләрнең берсе санала. Ул 2022 елда UFC дан залына кертелде. Нурмагомедовның иң танылган көрәше – аның Ирландия көрәшчесе Конор Макгрегор белән очрашуы. Россия спортчысы аны көрәш вакытында бирелергә мәҗбүр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз