news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хабаровскида сәяси репрессия корбаннары истәлегенә хәтер билгесе ачылган

Хабаровскида сәяси репрессия корбаннары истәлегенә хәтер билгесе ачылган
Салават хәзрәт Билалетдиновның шәхси архивыннан

Хабаровск өлкәсе Ульчск районының Киселевка авылында XX гасырның 30-50 нче елларында сәяси репрессия корбаннары истәлегенә хәтер билгесе ачылган.

Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Хабаровск үзәк мәчете имам-хатыйбы Салават хәзрәт Билалетдинов хәбәр итте.

Фото: © Салават хәзрәт Билалетдиновның шәхси архивыннан

Амурның биек ярында урнаштырылган истәлек ташында - ярымай һәм хач. "Сәяси репрессия корбаннары арасында мөселманнар да, православие динен тотучылар да күп булган, шуңа күрә билге ачылышына имамны да, священникны да чакырганнар иде. Ташта ике телдә "хәтерлибез - помним" дип язылган. Без корбаннарның якты рухына дип гыйбадәт кылдык", - дип сөйләде Салават хәзрәт.

Ул истәлек ташын кую идеясе белән Хабаровскның данлыклы табибы Салават Сөләйманов чыкканын әйтте. "Мин тумышым белән шушы җирләрдән, Учамнан. Приискларда махсус күченеп килгән кешеләр эшләгән. Нигездә, Татарстаннан булганнар, шул исәптән, ике яктан да әби-бабайларым", - дип сөйләгән ул "Хабаровский край сегодня" мәгълүмат агентлыгына. Аның тәкъдимен җирле хакимият тә, депутатлар да хуплаган. Нәтиҗәдә, таш кую эшенә ният салынган.

Фото: © Салават хәзрәт Билалетдиновның шәхси архивыннан

"Яшь буын гаепсезгә үтерелгән кешеләрне белергә, алар турында хәтер сакларга тиеш. 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне, шушы таш янына мәрхүмнәр рухына дога кылырга килергә мөмкин", - диде Салават хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100