Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хабаровскида Сабантуй үткәрделәр
Хабаровскида Сабантуй уздырылды. Край башкаласында аны ел саен билгеләп үтәләр, чараны җиде меңгә якын кешедән торган татар җәмгыяте оештыра. Традиция буенча Хабаровскида бәйрәм июль башында уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәмне ачу тантанасыннан соң шәһәр халкы өчен Хабаровск иҗат коллективлары, шулай ук Татарстан Республикасы кунаклары катнашында концерт үткәрелде. Сабан туенда татар ашлары пешерү буенча мастер-класслар үткәрелде. Бәйрәм кунаклары пылаудан авыз итә алды. Тагын бер мәйданчыкта спорт ярышлары узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз