Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хабаровскида композитор Эльмир Низамовның яңа әсәре премьерасы булды
Бүген Хабаровск крае филармониясендә Татарстанның танылган композиторы Эльмир Низамовның яңа әсәре – оркестр белән флейта өчен «Җәйге төндә биюләр» музыкаль фантазиясенең дөньякүләм премьерасы булды. Аның РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Россия филармониясе һәм Композиторлар берлеге тарафыннан оештырылган беренче Яңа музыка фестивален ябу программасында төп вакыйга булуын да искәртик.
Фестиваль Хабаровскида 12 июньдә башланды. Һәм өч концертны үз эченә алды, аларда Россия композиторлары Денис Хоров, Кузьма Бодров, Александр Чайковский, Михаил Броннер (һ.б.), шул исәптән Низамовның әсәрләре яңгырады.
Фестивальне ябу кичендә читтән чакырылган дирижер Денис Власенко җитәкчелегендәге Ерак Көнчыгыш академия симфоник оркестры Александр Чайковскийның оркестр белән фортепиано өчен 1нче номерлы концертын (солисты - Зарина Шиманская), Ян Крульнең ике симфоник картинасын («Чайка-необычайка» һәм «Будамшу»), Евдокия Сандлерның оркестр белән балалайка өчен «Сказка Сказок» сюитасын (солисты - Константин Захарато), шулай ук Анастасия Дружининаның «Земля веры – Баргуджин Тукум» балетындагы сюитаның өч өлешен башкарды.
Тамашачылар игътибарына танылган флейтачы Ирина Стачинская катнашында ике әсәр тәкъдим ителде. Низамовның «Җәйге төндә биюләр» музыкаль фантазиясеннән тыш, ул Александр Веретенников (аккордеон) белән бергә Хорев иҗат иткән флейта һәм оркестр белән аккордеон өчен танго да башкарды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз