news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хабаровскида билгесез кешеләр мөселман зиратының капкасын җимергән

Хабаровскида билгесез кешеләр бүген мөселман зиратының капкасын җимергән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Меңләгән мөселманнар, нигездә татарлар һәм башкортлар җирләнгән 13нче секторда шәһәр зиратында беренче тапкыр коточкыч вандализм акты булган. Бу зиратта шулай ук фронтовикларның, Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләре бар.

Узган гасыр уртасыннан Хабаровск мөселманнары анда үзләренең якыннарын җирләгән һәм беркайчан да бернинди проблемалар да килеп чыкмаган.

Вандаллар Коръән аятьләре язылган стендны ваткан. «Мөселман секторы 13» дип язылган капканы төбеннән йолкып алган.

Соңгы вакытта Россия шәһәрләрендә ксенофобия аркасында мөселманнарның изге урыннарына һөҗүмнәр ешайды.

«Хакимият һәм хокук саклау органнарының адекват реакциясенә өмет белдерәбез. Россиянең көче – халыклар бердәмлегендә», - диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100