news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хабаровск краеның Бикин районында балалар өчен Корбан бәйрәме оештыралар

17 июнь көнне Бикин муниципаль районы башлыгы Александр Демидов «Хабаровск краеның Бикин муниципаль районында Корбан бәйрәменә багышланган чаралар үткәрү турында»гы 481 санлы күрсәтмә чыгарды.

Әлеге боерык нигезендә, 9 июль көнне муниципаль район территориясендә ислам бәйрәме уңаеннан күп кенә бәйрәм һәм күңел ачу чаралары узачак. Ерак Көнчыгыш мөселманнарының Диния нәзарәте шул турыда хәбәр итә.

Бикин шәһәренең «Мәдәният һәм ял паркы»нда балалар өчен күңел ачу программасы, конкурслар, уеннар һәм викториналар, сабын куыклары тамашалары, пылау әзерләү буенча мастер-класс, милли ашлар күргәзмәсе һәм сату оештыру планлаштырылган.

Балалар бәйрәмендә Бикин шәһәрендәге мәктәп яны лагерьларыннан килгән балаларның катнашуы күздә тотыла.

Бәйрәмгә шәһәрнең мөселман җәмгыяте дә әзерләнә. 23 июньдә җәмгыять активы Корбан бәйрәмен уздыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

«Бикин муниципаль районы хакимияте белән килешү нигезендә, без 7 июльдә Коръән уку буенча район конкурсы үткәрү турында карар кабул иттек.  9 июльдә Бикин шәһәренең Мәдәният һәм ял паркында бәйрәм чаралары үткәрү күздә тотыла. Программада шәһәр халкына һәм кунакларына пылау бушлай таратылачак, милли тәм-томнар сату-күргәзмәсе, Хаҗ темасына балалар квесты һәм балалар өчен бушлай аттракционнар булачак», –  дип сөйләде Ерак Көнчыгыш мөфтие киңәшчесе Сагид хаҗи Багамаев.

Бикиндә Корбан бәйрәменә шәһәр хакимияте дә, мөселманнар да шәһәрдә яшәүче яшь буынга бик күп шатлыклы хис-кичерешләр бүләк итәргә вәгъдә итә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100