Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хабаровск краенда җәй алдыннан кар яуды
Хабаровск краенда җәй алдыннан кар яуды. Явым-төшем берьюлы төбәкнең берничә районында узды, дип хәбәр итә җирле массакүләм мәгълүмат чаралары.
Төн эчендә юлларда һәм урамнарда кар көртләре хасил булды. Трассаларда, кар һәм пычрак булу сәбәпле, катлаулы юл шартлары күзәтелә. Өстәмә кыенлыклар автомобильчеләрдә барлыкка килде, алар инде кышкы резинаны җәйге резинага алыштырдылар.
Элегрәк гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Хабаровск крае буенча Баш идарәсендә һава шартларының кискен начараюы турында кисәткәннәр иде. Ведомство мәгълүматлары буенча, төбәкнең көнчыгышында һәм авыл хуҗалыгы районнарында кар көтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз