news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәбәрче Диана Дасаева: Татарстан халкы өчен БРИКС саммитын яктырту - үзе бер бәхет

Хәбәрче Диана Дасаева: Татарстан халкы өчен БРИКС саммитын яктырту - үзе бер бәхет
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе (ГТРК «Татарстан» - «Россия-1») хәбәрчесе Диана Дасаева Казан Экспо Халыкара күргәзмә үзәгендә БРИКС саммитында эшләү нечкәлекләре турында сөйләде.

«Татарстан халкы өчен БРИКС саммитын яктырту - үзе бер бәхет. Матбугат үзәгенә мин милли баш киемебез калфак киеп килдем. Шул рәвешле, Татарстанны уникаль традицияләре, мәдәнияте булган үзенчәлекле төбәк буларак күрсәтәсем килә. Үзебез турында сөйлисе һәм, шул ук вакытта, коллегаларыбыздан яна әйберләргә өйрәнәсе килә. БРИКС минем өчен бик зур тәжрибә», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Диана Дасаева БРИКСның Казанда үткәреләчәген белгәч, журналист буларак катнашуны максат итеп куйган.

«Хыялыма ирештем. Минем өчен халыкара мөнәсәбәтләр глобаль максат булып тора. Биредә без Татарстан, Россия һәм чит илләрдән килгән ике меңләп журналистлар белән бер мәйданчыкта эшлибез. Америка Кушма Штатлары, Алжир, Төркия, Мисыр, Италия, Франциядән килгән журналистлар белән аралашырга өлгердем. Шулай булгач, дөньяның шулкадәр зурлыгына төшенәсең, күп полярлы дөньяны төзүдә үз өлешеңне кертү өчен нинди тема, ресурсларга алына алуыңны аңлыйсың», - дип фикерләре белән уртаклашты ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot