Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Хәбәр» бәйгесе җиңүчеләре Бөтенроссия татар журналистлары форумында игълан ителәчәк
10 октябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров рәислегендәге жюри комиссиясе «Хәбәр» бәйгесенә килгән эшләр белән танышты һәм үз бәяләмәләрен бирде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурсның географиясенә киңәя: быел бәйгегә Россиянең 13 төбәгеннән 31 эш килде, диелә хәбәрдә.
Катнашучылар арасында Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл Республикалары, Түбән Новгород, Киров, Омск, Ульяновск, Самара, Төмән, Ленинград өлкәләре һәм Пермь крае бар. Бәйгенең гомум нәтиҗәләре һәм җиңүчеләр исемлеге 17 октябрь көнне Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы вакытында игълан ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз