news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Хаҗ Кәрим 2025» программасы нигезендә гаризалар кабул итү өчен кайнар линия эшли башлады

«Хаҗ Кәрим 2025» программасы нигезендә гаризалар кабул итү өчен кайнар линия эшли башлады
Фото: © «Татар-информ»

Бүген «Хаҗ Кәрим 2025» федераль программасы нигезендә гаризалар кабул итү өчен кайнар линия эшли башлады — +7(495) 845-12-11. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Шалтыратулар эш көннәрендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтән 18:90 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.

Гаризалар һәм документларны 1 февральдән 30 мартка кадәр тапшырырга мөмкин.

Исегезгә төшерик, хәйрияче һәм РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Сөләйман Кәримов мөстәкыйль рәвештә хаҗга юллама сатып ала алмаган мөселманнар өчен биш мең юлламага акча бүлеп бирде. Юлламаларны билгеләгәндә, өстенлек махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot