news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарча диктант» белем бирү акциясе кайсы көннәрдә узачагы билгеле

«Татарча диктант»  белем бирү акциясе кайсы көннәрдә узачагы билгеле
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Быел «Татарча диктант» белем бирү акциясе 14-16 ноябрь көннәрендә узачак. Акция кысаларында катнашучылар татар теленең грамоталык дәрәҗәсен онлайн һәм офлайн тикшерә алачак. Офлайн – мәктәпләрдә, университетларда, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә һәм башка мәйданчыкларда, онлайн – https://diktant.tatar сайтында. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Офлайн мәйданчыклар Россия Федерациясе төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан районнарында һәм Казанның төрле оешмаларында булдырылачак. Төп мәйданчык итеп һәр елдагыча Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайланган. Онлайн катнашучылар өчен махсус электрон формада диктант язу мөмкинлеге бирелә.

Акциянең туры трансляциясе «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета», «Хозур» телеканалларында, «Болгар радиосы»нда, балалар һәм яшьләр өчен «САФ» радиосында, шулай ук акциянең рәсми сайтында алып барылачак.

Диктант текстын КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләүче татар теле филологлары әзерли. Аны профессорлар, филология фәннәре докторлары тикшерә. Нәтиҗәләр чара узганнан соң 30 көн эчендә https://diktant.tatar/ рәсми сайтында урнаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot