Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
X «Түгәрәк уен» фестивалендә Ижевскиның «Асылъяр» ансамбле Гран-при алды
Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында Бөтенроссия татар фольклор фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр.
(Ульяновск өлкәсе, 30 июнь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Быел X «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклор фестиваль-бәйгесендә Гран-прига Удмуртиянең Ижевск шәһәреннән «Асылъяр» балалар татар музыка, җыр һәм бию ансамбле лаек булды. Ансамбль 2010 елда Республика балаларга өстәмә белем бирү үзәге карамагында оешкан. Сәнгать җитәкчесе – Лариса Гайнетдинова.
Жюри әгъзалары «Асылъяр»ны «Түгәрәк уен» фестивале хәрәкәте башлангач барлыкка килгән ансамбль буларак мисалга китерәләр. Ансамбльнең балалар белән эшләвен, һәм елдан-ел уңышлырак фольклор композицияләр тәкъдим итүен югары бәялиләр.
- Мәгълүм булганча, 10нчы юбилей фестиваль 2008 елда беренче тапкыр үткәрелгән урынга әйләнеп кайтып, Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында узды. «Түгәрәк уен» ТР Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырыла.
28-30 июньдә булган өч көнлек программа бүген Иске Кулаткы районы Сабан туенда Гала-концерт белән тәмамланды. Татарстан Хөкүмәтеннән Гран-прины «Асылъяр» балаларына ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев тапшырды.
- Быел фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Кырым, Марий Эл, Мордовия, Чувашия, Удмуртия республикалары, Пермь крае, Әстерхан, Волгоград, Киров, Түбән Новгород, Самара, Свердловск, Төмән, Оренбург, Курган, Новосибирск, Омск, Пенза, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән фольклор коллективлар, барлыгы 600 кеше катнашты.
Гала-концертта алты номинациядә җиңүчеләр билгеләнде – «Иң яхшы вокалчы», «Иң яхшы вокаль коллектив», «Иң яхшы бәет һәм мөнәҗәтләр башкаручы», «Иң яхшы традицион музыка уен коралларында башкаручы», «Иң яхшы фольклор-этнографик коллектив», «Иң яхшы фольклор-хореографик коллектив» һәм 10-14 яшьлек артистлар арасында – «Иң яхшы балалар фольклор-этнографик коллективы». Һәр номинациядә өчәр урын билгеләнде.
Моннан тыш, «Түгәрәк уен»ның төп иганәчесе, Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Ганиев күренекле якташлары хөрмәтенә өч коллективны бүләкләде. Язучы Сәгыйть Сүнчәләй исемендәге бүләккә Башкортстанның Янаул районы «Чулпан» фольклор ансамбле, ишан Хәбибулла Хансөяров бүләгенә Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылыннан «Чишмә челтерәве» ансамбле лаек булды. Россия Герое, 2016 елда Сириядә һәлак булган полковник Рәфәгать Хәбибуллин истәлегенә багышланган махсус бүләк Самара өлкәсенең Иске Ермаково авылыннан «Ак каен» ансамбленә тапшырылды. Эдуард Ганиев барлык ансамбльләргә дә иҗади уңышлар теләде.

Жюри рәисе, Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге фәнни хезмәткәре Эльмира Каюмова ансамбльләргә мөрәҗәгать итте. «Ерак араларны үтеп, фестивальләрдә чыгыш ясау, иҗади ярышларда катнашу – иң авыры түгел. Иң авыры – кайткач эшне дәвам итү, тагын да камилләшү. Иҗатыгыз өчен рәхмәт, милли традицияләр, гореф-гадәтләрне саклау, яшь буынга тапшыру җаваплы эшендә уңышлар юлдаш булсын», - дип теләкләрен җиткерде Эльмира Каюмова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз