news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

X Республикакүләм ифтар 10 мең кешене кабул итәчәк

30 апрельдә “Казан ЭКСПО” халыкара күргәзмәләр үзәгендә 10нчы Республикакүләм ифтар узачак. Быел ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланачак. 

Шунысы үзенчәлекле, 10нчы республикакүләм ифтар 10 мең кешене кабул итәчәк, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, ризыкларны өләшү һәм ифтар тәмамланганнан соң җыештыру эшләрен башкару өчен 16 яшьтән өлкәнрәк булган 500 волонтер җәлеп ителәчәк. Командага кушылу өчен +7 (843) 237-86-18 номерына шалтыратырга кирәк. 

Республикакүләм ифтар катнашучыларын гадәттәгечә бай мәдәни программа көтә, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot