Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Х Казан марафонында Кения, Швеция һәм башка илләрдән 28 мең кеше катнашкан
X юбилей Казан марафонында 28 мең кеше катнашкан. Катнашучыларның саны да, географиясе дә елдан-ел арта, дип билгеләп үтә мэр Илсур Метшин башкарма комитетның эшлекле дүшәмбесендә.
«Мондый сандагы кунаклар һәм катнашучыларны каршы алганыбыз юк иде әле. 30 меңгә якын кеше катнашты. Марафоныбызның статусы елдан-ел арта. Катнашучыларның саны да арта, географиясе дә», — дип шәһәр башлыгы цитатасын китерә мэрия матбугат хезмәте.
Стартка Россия спортчылары да, Беларусь, Казахстан, Төркия, Кения, Венгрия, Румыния, Швеция һәм Бельгия вәкилләре дә чыкты, дип билгеләп үтәләр. 11 майда 10 һәм 3 километрга, 12 майда 21 һәм 42 километрга массакүләм йөгерүләр узды. Моннан тыш, марафон буенча Россия чемпионаты үтте.
Казан марафонын беренче тапкыр федераль телеканал эфирында күрсәттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз