news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

X Бөтенроссия Яшьләр хөкүмәте съездын Казанда үткәрергә тәкъдим ителде

Республика башкаласында съезд үткәрү фикере Татарстанда Яшьләр хөкүмәтен төзегән вакытта туды.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Яшьләр хөкүмәте эшчәнлеге гамәлдә булырга тиеш, ә формаль рәвештә түгел. Бу хакта бүген республика Премьер-министры Илдар Халиков Министрлар Кабинетында «Югары! – Вверх!» республика конкурсы финалистлары һәм җиңүчеләре белән очрашуында җиткерде.

Искәртеп үтик, быел беренче тапкыр әлеге бәйге йомгаклары буенча Татарстанда Яшьләр хөкүмәте булдырылды. Яңа структура составына 23 кеше керде.
«Әлеге структура матур итеп ясалган оешма түгел, ә гамәлдәге һәм үзара хезмәттәшлектә эшләрлек итеп җитешергә тиеш. Мин сездән һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан төгәл тәкъдимнәр көтәм, алар бер ай эчендә әзерләнергә тиеш», – диде Татарстан Хөкүмәте башлыгы яңа структура әгъзаларына мөрәҗәгать итеп.

Илдар Халиков Татарстан Яшьләр хөкүмәте эше нәтиҗәле булырга тиеш дип билгеләп үтте. «Мине бераз гына эффект биргән проектлар борчый. Кешенең оешмадагы эш күрсәткечләре бәясе булырга тиеш. Шулай ук министрлык һәм ведомстволардагы беренче затларның Яшьләр хөкүмәте вәкилләре белән үзара эшчәнлеге булсын, югыйсә бу эш "әниле-кызлы уены" гына булачак. Мин хәзер үк кайдадыр үткәрелгән ниндидер чаралардан, очрашулардан кирәк өчен генә формаль кәгазьләр, сәгатьләр эшләмәскә чакырам. Республикага, илгә, министрлыкларга, предприятиеләргә файда китерердәй актив, компетентлы кешеләрне тупларга кирәк. Моңа ничек ирешү турында уйлагыз», – дип җиткерде ул.

«Кадрлар резервы» республика проекты башкарма директоры Андрей Петухов сүзләренчә, Россия Яшьләр хөкүмәте тәҗрибәсе өйрәнелгән. «Безнең карашыбызча, Татарстанда идеаль модель булдырырга тырыштык. Россия субъектларында Яшьләр хөкүмәтләренең рейтинг бәяләмәсе бар. Безнең максат – 2018 елга әлеге рейтингта беренче урынны яулау. Шулай ук без Казанда X Бөтенроссия Яшьләр хөкүмәте съездын кабул итәргә телибез. Хәзер без үз алдыбызга республика Хөкүмәте алдында торган кеше капиталын җәлеп итү бурычын куябыз», – дип билгеләп үтте ул.

Андрей Петухов Татарстан Яшьләр хөкүмәте утырышларын җитәкчеләре катнашында тармак министрлыкларында үткәрергә, анда киңәшче якындагы ике елга үз планнарын презентацияләргә, ә министр аңа йөкләмә бирергә тиеш булуны тәкъдим итте. «Без яңа хөкүмәт эшенең ярты еллык нәтиҗәләре буенча утырышларның республика Премьер-министры җитәкчелегендә үтүен теләр идек», – диде ул.

Россия Яшьләр хөкүмәте Ассоциациясе рәисе Сергей Конев фикеренчә, Татарстанның яшьләр сәясәте – илдә иң яхшылардан берсе. «Шунлыктан Татарстан Яшьләр хөкүмәтенең 2018 елга илдә иң яхшысы булу мөмкинлеге бар», – дип саный ул.

«Илдә яңа Яшьләр хөкүмәте барлыкка килүгә һәм бүген аның барлыкка килү көнендә Казанда X Бөтенроссия Яшьләр хөкүмәте съездын үткәрү турында сүз баруына бик шатмын. 2008 елдан башлап безнең съезд һәрвакыт Мәскәүдә үткәрелеп килде. Әмма узган ел Федерация Советы рәисе урынбасары Галина Карелова тәкъдиме белән төрле төбәкләрдә уздыру турында карар кабул ителде. Шундый формат Яшьләр хөкүмәте челтәрен киңәйтергә, шулай ук уңышлы тәҗрибәне трансляцияләргә ярдәм итә. Биредә Яшьләр хөкүмәте бик уникаль, кандидатларны болай җентекләп сайлау беркайда юк. Бу практиканы, шул исәптән съезд аша да җәелдерергә кирәк, әлеге инициативаны хуплыйбыз», – дип йомгаклады сүзен Сергей Конев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100