Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"WTI" нефтенең барреле 65 доллардан түбән төшкән
"Brent" маркалы нефтьнең барреле 68,44 долларга сатыла
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Бүген "WTI" маркалы нефтьнең барреле 65 доллардан түбән төшкән. Бу 2009 елның июленнән башлап минималь билге, чөнки базар катнашучылары ОПЕКның бәяләр төшүне туктатуга әзерлегенә ышанмый, дип хәбәр итә "Bloomberg" агентлыгы.
Анда катнашучылар базарда нефтькә артык күп тәкъдим саклануны көтә. Дөнья нефтенең 40 процентын диярлек тапкан ОПЕК дәүләт-әгъзалары узган атнада тәүлегенә 30 миллион баррель нефть табу лимитын саклаган һәм әлегә эш итәргә әзер түгел.
"Интерфакс" язганча, Нью-Йорк аукционнарында гыйнвар фьючерслары 64,10 долларга, 3 проценттан артыгракка төшкән, аннары Мәскәү вакыты белән 8.00гә 64,68 долларга кадәр күтәрелгән.
"Brent" маркалы нефтьнең барреле 68,44 долларга сатыла, бу җомга сәүдә ябылган вакытта 2,4 процентка кимрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз