news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

WorldskillsRussia Чемпионатыннан Татарстан кызы алтын медаль белән кайтты

Татьяна Спирина чыгышы белән Тәтеш районыннан, Буа ветеринария техникумының 4 нче курс студенткасы.

WorldskillsRussia Чемпионатыннан Татарстан кызы алтын медаль белән кайтты
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «WorldskillsRussia яшь профессионаллары» чемпионатында «ветеринария» компетенциясе буенча Татьяна Спирина җиңү яулаган.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Татьяна чыгышы белән Тәтеш районыннан, Буа ветеринария техникумының 4 нче курс студенткасы.

Татарстаннан тагын бер вәкил Екатерина Әхмәтҗанова юниорлар командасында икенче урынга лаек булган.

«Бу кызлар Татарстан данын тырышып яклаган, горурланабыз», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot