news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

WorldSkills стандартлары буенча Татарстан җыелмасы әгъзалары өчен вебинарлар башланды

Чараның әйдәп баручылары ролендә ТР җыелма командасы психологлары чыгыш ясый.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзалары һәм экспертлар өчен вебинарлар башланды. Бу хакта WorldSkills ның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада катнашучыларга барлык вебинарларга да килергә киңәш итәләр, әмма тәкъдим ителгән 10 теманың алтысы гына мәҗбүри. Экспертлар шулай ук барлык вебинарларда да катнаша ала.

Чараның әйдәп баручылары ролендә ТР җыелма командасы психологлары чыгыш ясый.

Вебинарлар Zoom мәйданчыгында уза. Чарада катнашучыларга алынган белемнәрне алга таба ныгыту өчен вебинарны узганнан соң аның язмасы бирелә, шулай ук видеоэлемтә аша алып баручыга сорау бирү мөмкинлеге дә бар.

Беренче вебинар кичә узды. «Үзизоляция шартларында күнегүләр процессын оештыру» дигән темага багышланган икенче вебинар бүген 16.00 сәгатьтә үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100