news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

WorldSkills әләме космоска китә

Бүген Байконур космодромында «Союз МС-07» Россия космик корабле җибәрелүендә Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Байконур (Казахстан) шәһәренә килде. «Крайний» аэропортында Татарстан Республикасы Президентын Кызыл Урда өлкәсе Хакиме Крымбәк Кушербаев каршы алды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Байконур космодромында Мәскәү вакыты белән 10:21 сәгатьтә «Союз МС-07» Россия космик корабле җибәреләчәк, экипажы Халыкара космик станциясенә Ворлдскиллз флагын илтәчәк. Флагны киләсе елның февралендә кире Җиргә кайтарачаклар, шуннан соң флаг дөньяның 21 иле буйлап эстафетага китәчәк. Татарстанга флаг 2019 елда эшче һөнәрләре буенча Ворлдскиллз Казан – 2019 дөнья беренчелеге ачылышына кайтарып җиткереләчәк.

Ракета кузгалып китер алдыннан Рөстәм Миңнеханов космик корабль экипажы әгъзалары: космонавт Антон Шкаплеров, астронавтлар Скотт Тингл (АКШ) һәм Норишиге Канаи (Япония) белән очрашырга ниятли.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Байконур» космодромы музеенда һәм «Коркыт-Ата» мемориаль комплексында булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100