news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

WorldSkills әләме Халыкара космик станциягә озатылды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills әләмен космоска җибәрү безнең ил өчен истәлекле вакыйга дип атады.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ"). Бүген WorldSkills хәрәкәте әләме Халыкара космик станциягә Байконур космодромыннан старт алган “Союз МС-07” бортында җибәрелде, дип хәбәр итә WorldSkills Kazan 2019 матбугат хезмәте.

Әләмне орбитага космик корабль бортында Россия космонавты Антон Шкаплеров, шулай ук Америка һәм Япония астронавтлары Скотт Дэвид Тингл һәм Норисигэ Канаи алып барып җиткерәчәк.

Космик корабльне җибәрү чарасында булган Татарстан Президенты, WorldSkills Kazan-2019 оештыру комитеты рәисе урынбасары Рөстәм Миңнеханов үз тәэсирләре белән бүлеште: “Тәэсирләр бик көчле. Иң мөһиме – без бүген WorldSkills әләмен космоска җибәрдек, бу безнең ил өчен истәлекле вакыйга”,- дип атады.

Татарстан Президенты WorldSkillsның эшче һөнәренә хөрмәт билгесе булуын һәм без бу чемпионатны лаеклы башкарып чыгарга тиешлекне җиткерде.

“Союз МС-07” экипажы командиры Антон Шкаплеров старт алдыннан Халыкара космик станциягә дә эшче куллар хезмәте кирәклеген билгеләп үтте.

WorldSkills әләме Халыкара космик станциягә җибәрү быел октябрь аенда старт алган “WorldSkills әләме эстафетасы” проекты кысаларында башкарыла.

20 октябрьдә Abu Dhabiда WorldSkills ил чемпионаты ябылышы тантанасында әләм WorldSkills дөнья чемпионаты ярышларын оештыручы төбәк – Казан шәһәренә тантаналы шартларда тапшырылган иде. 21 октябрьдә Сочида Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә әләм рәсми кабул ителүдән соң, эстафетага сатр бирелде.

Әләм Җиргә 2018 елның 28 февралендә әйләнеп кайта һәм сәяхәтен WorldSkills узган 21 ил буйлап дәвам итәчәк. Ул чемпионат узган 33 шәһәрдә булачак.

Халыкара эстафета этабы төгәлләнгәч, сәяхәт Россия буйлап барлык 85 төбәктә, шулай ук 43 муниципаль районда һәм Татарстанның ике шәһәр округында булачак. Аннан әләм Казанга – WorldSkills Kazan-2019 дөнья чемпионаты тантаналы ачылышына әйләнеп кайтачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100