news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

WorldSkills хореографы чемпионат ачылышы тантанасы биюен авыр дип бәяләде

Чемпионатта берьюлы 300 биюче тамашачыларга төрле төрдәге биюләр тәкъдим итәчәк.

WorldSkills хореографы чемпионат ачылышы тантанасы биюен авыр дип бәяләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 июль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Worldskills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылышы тантанасының баш хореографы Жанна Шмакова программаны биюче яшьләр өчен генә түгел, олырак яшьтәге биючеләр өчен дә авыр булуын әйтте. Бу хакта ул журналистларга чемпионатка әзерлек чарасы үткәрелү вакытында сөйләде.

“Пульс” дип аталган ачылыш тантанасында без күп сораулар куябыз: профессионал – кем ул, кеше “профессионал” дип аталу өчен нинди этаплар аша үтәргә тиеш һ.б. Ягъни ул – тирәнтен фәлсәфи тикшеренү. Шулай ук, ул артистлар җәлеп ителгән тамаша да”, - диде ул.

Сәхнәдә хореографиянең барлык төрләре кулланылачак. “IT-технологияләр, инженерлык, дизайн, хезмәт күрсәтү, төзүчелек һәм җәмгыять транспорты төрләре буенча биюләр әзерлибез. София робот-андроиды кызыклы булыр дип уйлыйм”, - диде хореограф.

Тамашачылар өчен сәхнәдә берьюлы 300 биюче хореография осталыкларын күрсәтәчәк, төрле биюләр куячак. “Алар белән беренче ел гына эшләмибез, Универсиадада да, Йөзү буенча Россия чемпионатында да биеделәр. Болар: ТРның Җыр һәм бию ансамбле, “Kazan”, “Сәйдәш”, Мәдәният институты коллективлары һ.б.

“Мондый чаралар уздыру – яхшыга дип саныйм. Шул рәвешле, без яңа буын биюче профессионалларын тәрбиялибез”, - диде Жанна Шмакова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100