news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

WorldSkills хәләл туклану зонасына көн саен ике меңгә якын катнашучы килә

Чемпионат башыннан биредә хәләл стандартлары буенча әзерләнгән 8300 порция җибәрелгән.

WorldSkills хәләл туклану зонасына көн саен ике меңгә якын катнашучы килә
dumrt.ru

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). WorldSkills Kazan 2019 чемпионатында оештырылган хәләл туклану зонасында көн саен меңгә якын катнашучы килә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә урнашкан хәләл туклану пункты эшчәнлеге Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарт комитеты контролендә алып барыла», — диелә хәбәрдә.

Чемпионат башыннан биредә хәләл стандартлары буенча әзерләнгән 8300 порция җибәрелгән. Шулай итеп, хәләл туклану зонасына WorldSkills катнашучыларының 20 проценттан артыгы, шул исәптән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр йөри.

WorldSkills хәләл җәмәгать туклану урынына Малайзия, Индонезия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Иордания һәм Төркия, Иран вәкилләре даими килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot