news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

WorldSkills флагы Әлмәткә килеп җитте

Чемпионат башланганчы флаг Татарстанның барлык муниципалитетларында булырга тиеш.

WorldSkills флагы Әлмәткә килеп җитте
almet-rt.ru/news/mgyyat/worldskills-bayragy-lmtt

(Әлмәт, 9 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген WorldSkills флагы Әлмәткә килеп җитте. Ул республиканың 43 муниципаль районы һәм ике шәһәр округы буенча уза. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

22 августта «Казан Арена» стадионында узачак фестивальне ачу тантанасы Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты символы сәяхәтнең соңгы пункты булачак.

Эстафета 2017 елның 21 октябрендә Сочида ХІХ Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә башланды. Ул дөньяның 20 илен һәм Россиянең 24 төбәген колачлап алды.

Чемпионат башланганчы флаг Татарстанның барлык муниципалитетларында булырга тиеш.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100