news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

WorldSkills флагы Халыкара космик станциясеннән кайтты

Байракны орбитадан Россия космонавты Александр Мисуркин, Америка астронавтлары Марк Ванде Хай һәм Джо Акаба алып кайтты.

WorldSkills флагы Халыкара космик станциясеннән кайтты
Михаил Захаров

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). WorldSkills хәрәкәте флагы Халыкара космик станциядән Җиргә кайтты. Байракны орбитадан Россия космонавты Александр Мисуркин, Америка астронавтлары Марк Ванде Хай һәм Джо Акаба алып кайтты.

Халыкара космик станция экипажы әгъзалары «Союз МС-06» космик корабльнең җиргә төшә торган капсуласында кайтты. Бүген иртән ул Казахстанда төште.

Байракны станциягә Роскосмос космонавты Антон Шкаплеров, астронавт NASA Скотт Тингл һәм астронавт JAXA Норишиге Канаи тапшырды.

Хәзер WorldSkills флагы элек һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатлары узган 21 ил һәм 33 шәһәр буенча юнәләчәк. Аннары Россиянең 85 төбәге һәм Татарстанның барлык районнарында булачак.

Байрак Казанга WorldSkills буенча Дөнья чемпионаты башланыр алдыннан киләчәк. Чемпионат 2019 елның 29 августыннан 3 сентябрьгә кадәр узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot