news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

WorldSkills флагы эстафетасы Актанышта утыз җиденче тукталышын ясады

Район башлыгы WorldSkills флагына Актаныш районы гербын беркетте.

WorldSkills флагы эстафетасы Актанышта утыз җиденче тукталышын ясады
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 5 август, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). WorldSkills флагы эстафетасы бүген Актаныш районында республика этабы кысаларында утыз җиденче тукталышын ясады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Актанышта исә тарихи флагны сәламләү тантанасы район өчен гаять мөһим чара – "Кызыл олау"ны – 2019 елның тәүге икмәген каршылау тантанасы кысаларында үтте.

WorldSkills хәрәкәте вәкилләре исә авыл хуҗалыгы районы буларак даны еракларга таралган Актаныш районының тәүге икмәген кабул итү мизгелләрен үз күзләре белән күрде. "Кызыл олау" дип исемләнгән чара районда рәсми төстә 2019 елның урып-җыю кампаниясе башлануын хәбәр ите.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов басу-кырлардан кайткан тәүге икмәкне бөтен халык белән каршы алуны күптәннән килгән традиция дип атады. "Һава торышы җиңел булырга охшамый. Әмма игенчеләребез тир түгеп үстергән икмәкне быел да югалтуларсыз җыеп алырга язсын!" - диде Энгель Фәттахов.

Икмәкне олылауга багышланган чара WorldSkills флагын хөрмәтләү тантанасы белән дәвам итте. Флагны кабул итеп алган район башлылы Энгель Фәттахов аңа Актаныш районы гербын беркетте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100