Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
WorldSkills дөнья чемпионатына ирекле кешеләр дә җәлеп ителәчәк
Чит ил делегацияләре белән эшләү өчен 350 кеше тупланган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 23 июль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). WorldSkills дөнья чемпионатына чит ил делегацияләре белән эшләү өчен ирекле кешеләрне дә җәлеп итәчәкләр. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә чемпионатта катнашучы тәрҗемәче-волонтер Марина Усеинова сөйләде.
Атташе позициясендә инглиз, немец, кытай, гарәп һәм башка телләрне белүче 350 кеше тупланган.

"Мин - көмеш волонтер, 2013 елда узган Универсиададан бирле атташе-тәрҗемәче булып эшлим. Инглиз телен яхшы беләм. Әлегә кайсы делегацияләр белән эшлисемне белмим. Май аенда Индонезия һәм Австралия илләре кунаклары белән эшләп өлгердем",- дип сөйләде Марина Усеинова.
Моннан тыш, 350 волонтер ярыш мәйданчыкларында эшләячәк, 75 кеше шәһәр урамнарында ярдәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз