news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

WorldSkills дөнья чемпионаты волонтерлары беренче августтан эшли башлаячак

Утыз волонтер Kazan Expo үзәген ярышларга әзерлиячәк.

WorldSkills дөнья чемпионаты волонтерлары беренче августтан эшли башлаячак
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 июль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Утыз волонтердан торган беренче төркем Kazan Expo мәйданчыгын август башына WorldSkills Kazan 2019 халыкара эшче һөнәрләр чемпионатына әзерли башлаячак. Бу хакта "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" генераль директоры урынбасары Александр Карпов хәбәр итте.

"Беренче августтан безнең өчен җаваплы чор башлана. Беренче утыз волонтер Kazan Expo мәйданына чыгар дип көтелә. Ә чит ил һәм чит шәһәрләрдән килгән волонтерлар 18 августта киләчәк", - дип сөйләде ул.

Ярышларга барлыгы 3500 волонтер җәлеп ителәчәк. Ирекле ярдәмчеләрнең күбесе (2715 кеше) дөнья чемпионатында катнашучылар һәм кунаклар белән эшләячәк: каршы алачак, аккредитация ясаячак, җәмәгать транспорты, туклану мәсьәләләрендә ярдәм итәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100