news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“WorldSkills” дөнья чемпионаты Казанда 250 мең кеше җыячак

“Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында 60 илдән 1400 кеше катнашачак”, - диде Эмиль Гобәйдуллин.

“WorldSkills” дөнья чемпионаты Казанда 250 мең кеше җыячак
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “WorldSkills” дөнья чемпионаты Казанда 250 мең кеше җыячак. Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында 60 илдән 1400 кеше катнашачак. Бүген бу хакта IT-паркта – Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Эмиль Гобәйдуллин әйтте.

  • WorldSkills” Саймон Бартлиның 2012 елның апрелендә Россиягә килүе белән башланды. Әлеге чемпионат ике елга бер тапкыр дөньяның төрле өлешләрендә уза. “WorldSkills” һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты 6 компетенциядән тора. Монда сәнәгать җитештерүе; хезмәтләр күрсәтү өлкәсе; информацион һәм коммуникацион технологияләр; иҗат һәм дизайн; төзелеш өлкәсе; гражданлык транспортына хезмәт күрсәтү керә. 2019 елда Казанда узачак чемпионатта тагын бер компетенция, киләчәк компетенциясе өстәләчәк.

Эмиль Гобәйдуллин сүзләренчә, чемпионатта төрле илләрдән килгән 1400 кеше катнашачак. “Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында 60 илдән 1400 кеше катнашачак дип көтелә. Катнашучыларның яше, гадәттә, 22дән артып китми. Катнашучыларга 1200 эксперт бәя бирәчәк. Дөнья чемпионатын 250 мең кеше карарга киләчәк дип көтелә. Тамашачылар арасында башка ил вәкилләре дә булачак. 1300 гаммәви мәгълүмат чарасы хезмәт күрсәтәчәк. Чемпионат “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә үтәчәк. Бу 45 нче дөнья чемпионаты булачак. Чемпионат 8 август көнне Көньяк-Сахалинскида старт алачак”, - диде Эмиль Гобәйдуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100