news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

WorldSkills чемпионатының мәгънәсе үз өлкәңдә иң яхшысы булуны аңлауда – Саймон Бартли

“Соңыннан һәр катнашучы да конкурсның мәгънәсе миллион долларда түгел икәнен аңлый”, - диде “WorldSkills International” президенты.

WorldSkills чемпионатының мәгънәсе үз өлкәңдә иң яхшысы булуны аңлауда – Саймон Бартли
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). "WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының мәгънәсе үз өлкәңдә иң яхшысы булуны аңлауда. Соңыннан һәр катнашучы да конкурсның мәгънәсе миллион долларда түгел икәнен аңлый”, - диде “WorldSkills International” президенты Саймон Бартли бүген IT-паркта – Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә.

Саймон Бартли чемпионатның нинди йогынты ясавын әйтте. “Чемпионатта катнашкан яшьләр үз эшләрен осталыкның иң югары дәрәҗәсендә башкаралар. Шул сәбәпле тамашачыларның да бу эшне янәдән күрәсе һәм үзләренең дә башкарасы килә башлый. Һөнәрләрнең төрлелеген һәм кызыклыгын күреп, ата-ана соңыннан баласы белән сөйләшә, баланың киләчәге турында тагын да тирәнрәк уйлана башлый. Һәр катнашучы да эш һәм конкурсның мәгънәсе миллион долларда түгел икәнен аңлый. Эш җиңүдән канәгатьләнгәнлек алуда, үз өлкәңдә иң яхшысы булуда. Катнашучыга эш процессы ошый”, - диде ул.

“Катнашучыларыбыз допинг-тикшерү аша үтми. Белемне яхшырта, яки, киресенчә, начарлата торган субстанцияләр күргәнебез юк. Алып килергә ярамаган әйберләр исемлеге бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100