news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

WorldSkills чемпионатында хәләл менюны Диния нәзарәте белгечләре тикшерәчәк

Татарстан Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты комитеты ярышлар вакытында ашханәләрне хәләл азык-төлек белән тәэмин итүчеләрне раслаган.

(Казан, 16 август, "Татар-информ"). 22-27 августта Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионатында катнашучыларга хәләл туклану оештыруны Татарстан Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты комитеты тикшереп торачак. Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чемпионатка әзерләнеп, комитет белгечләре "хәләл" менюларны өйрәнгән, ярышлар вакытында ашханәләрне хәләл азык-төлек белән тәэмин итүчеләрне раслаган, шулай ук пешерүчеләргә уку курслары оештырган.

Быел май аенда Казанда үткәрелгән Россия күләмендәге WorldSkills чемпионаты чорында да хәләл туклану тәкъдим ителгән иде. Ул чакта оештыру эшләрендә актив ярдәм күрсәткән өчен "Яшь профессионаллар (WorldSkills Россия)" агентлыгы белән Татарстанның Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе нәзарәтнең "Хәләл" стандарт комитетына рәхмәт белдерде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot