news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

WorldSkills ачылган һәм ябылган көннәрдә транспорт 23.30 сәгатькә кадәр йөриячәк

21-27 августта Казанда җәмәгать транспорты эше расланган хәрәкәт графигы буенча башкарылачак.

WorldSkills ачылган һәм ябылган көннәрдә транспорт 23.30 сәгатькә кадәр йөриячәк
Татьяна Волкова рәсеме

(Казан, 18 август, "Татар-информ"). Казанда WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты уздырылган көннәрдә җәмәгать транспорты көчәйтелгән режимда эшләячәк.

Чемпионатны ачу һәм ябу тантаналары узган көнне “Казан Арена” стадионы аша үтә торган җәмәгать транспортының эше 23.30 сәгатькә кадәр озайтылачак, метрополитен 00.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Чемпионат үткән көннәрдә шәһәр маршрутларында 58 автобус, 11 троллейбус һәм 4 трамвай маршруты, шулай ук 10 метрополитен поезды эшләячәк.

21-27 августта шәһәр транспорты эше расланган хәрәкәт графигы буенча башкарылачак.

“Казан Арена” футбол стадионына таба юнәләштә, хәрәкәт аралыгы 5-6 минут белән, 23 автобус, 2 трамвай һәм 3 троллейбус маршруты каралган.

Эш режимы күрсәтелгән җәмәгать транспортлары маршрутлары, хәрәкәт итүче составның саны һәм хәрәкәт аралыгы турында мәгълүмат kazantransport.ru сайтында һәм “Яндекс.Транспорт” кушымтасында урнаштырылган.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100