news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

WorldSkills-2019га Казанда пилотсыз такси барлыкка киләчәк

“Яндекс” компаниясе Татарстан башкаласында пилотсыз транспортны җәелдермәкче була.

WorldSkills-2019га Казанда пилотсыз такси барлыкка киләчәк
president.tatarstan.ru

(Иннополис, 28 август, “Татар-информ”, Екатерина Фадеева). “Яндекс” компаниясе Казанда пилотсыз такси җибәрмәкче була. Әлеге мәсьәлә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килештерелгән. Бу хакта “Яндекс” компаниясенең Россиядәге генераль директоры Елена Бунина пилотсыз транспорт үсеше турында компания һәм Татарстан Хөкүмәте арасында килешү имзалану кысаларында җиткерде.

“Мин Казанда бер елдан пилотсыз такси йөрүе мөмкин эш дип саныйм”, - диде Бунина.

Татарстан Президенты сүзләренчә, 2019 елда Казанда WorldSkills эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатына пилотсыз транспорт белән башкала халкы һәм кунаклар файдалана алачак.

Иннополиста пилотсыз такси сервисы тест режимында җибәрелде. Маршрутта ике автомобиль эшли, алар кешеләрнең заказларын түләүсез башкара.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100