news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

WorldSkills-2019 мирасын Татарстан районнарына тапшырачаклар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар арасында техниканы, җиһазларны бүлү исемлекләрен төзергә кушты.

WorldSkills-2019 мирасын Татарстан районнарына тапшырачаклар

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). WorldSkills һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионаты ярышларында кулланылган җиһазлар Татарстан районнарына тапшырылачак. Бу хакта WorldSkills матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Оештыру комитеты карары нигезендә, WorldSkills Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, шулай ук «Яшь профессионаллар» (Ворлдскиллс Россия) берлеге җитәкчелеге Роберт Уразов җитәкчелегендә, Татарстанга дөнья чемпионатының 80 процент җиһазларын һәм инвентарен тапшыру эше оештырылды», диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар арасында техника, җиһазлар бүлү исемлекләрен төзергә кушты.

«Казан Экспо» күргәзмә үзәге базасында барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, җиһазларны тапшыру эше оештырылды. 

Җиһазларның бер өлешен «Ворлдскиллс Россия» технологияләр федераль үзәгендә урнаштырачаклар. Ул Казанда «Ворлдскиллс Россия» стандартлары буенча әзерлекнең эталон программаларын эшләү, сынау һәм гамәлгә ашыру максаты белән оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot