news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионатын ачу һәм ябу тантаналары Үзәк стадионда узачак

Дөньякүләм ярышларда катнашучылар һәм кунаклар саны 200 меңләп булачак.

WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионатын ачу һәм ябу тантаналары Үзәк стадионда узачак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Эшче һөнәрләре буенча WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионатын ачу һәм ябу тантаналары Казанның Үзәк стадионда узачак. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чемпионатның төп мәдәни мәйданы булып, Skills Culture Park күңел ачу паркы торачак. Ул «Казань Экспо» күргәзмә комплексы мәйданында ачыла. Әлеге мәгълүматны бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә әйттеләр. 

«Казанда узачак дөньякүләм чемпионатта катнашучылар, кунаклар саны 200 меңгә җитәр дип көтелә, оператив төркем һәм 13 эшче төркем булдырылган», - диде Рөстәм Миңнеханов.

WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионатына әзерлек һәм аны үткәрү буенча Республика оештыру комитеты утырышында билгеләп үтелгәнчә, «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге чемпионатның төп ярышлар мәйданчыгы булачак.

Чемпионатта катнашучылар һәм экспертлар «Универсиада авылы» торак комплексында яшәячәк. «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге территориясендә урнашачак Skills Culture Park күңел ачу паркы чемпионатның төп мәдәни мәйданчыгы булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100